Социаль хезмәт алучыларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген искә төшерәләр

2024 елның 12 апреле, җомга

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр. 5 нче социаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лиана Габидулина «Сәламәтлек юллары» дигән викторина үткәрде.

Катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, дөрес туклану, спорт һәм көн режимы турында табышмаклар чиштеләр. Шулай ук аларга сәламәт яшәү рәвеше темасына анаграммалар тәкъдим ителде.

«Сәламәт яшәү рәвеше – дөрес туклану, хәрәкәт активлыгы, шәхси гигиена һәм чыныгу гына түгел, ә тормышны уңай кабул итү дә», – дип йомгаклады Лиана Габидулина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International