11 апрельдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагог Оксана Лямова наркоманияне профилактикалау буенча чара үткәрде. Белгеч мәктәп укучыларына видеодәрес күрсәтте. Максат – наркотикларның зыянын һәм кеше сәламәтлегенә һәм тормышына җимергеч нәтиҗәләрен күрсәтү.
Фильмны караган вакытта балалар наркотикларның организмга ничек тәэсир итүен, наркотикларга бәйлелек тудыруын һәм кешенең тормышын тиз җимерүен белделәр. Шуннан соң фикер алышу булды. Балигъ булмаганнар зарарлы гадәтләргә тискәре карашларын белдерделәр.
Шулай ук чарада катнашучылар буклетлар алдылар.