Министрлык балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча иң яхшы программаларны билгеләячәк

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм гомумиләштерү максатында ведомство карамагындагы оешмалар арасында балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы үткәрәчәк.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Җаваплы ата-аналык формалаштыру, балаларга карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәтне иртә профилактикалау;

- Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарда виктим тотышны профилактикалау;

- Мәрхәмәтсез мөгамәләдән зыян күргән балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2024 елның 1 апреленнән 19 апреленә кадәр кабул ителәчәк. Гаризаны электрон почта аша rrc.org@bk.ru адресына, кулдан, 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 йорт адресына почта элемтәсе белән җибәрергә мөмкин.

Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 598-31-96 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International