Шахмат-шашка турнирында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру максатыннан Министрлык республика шахмат-шашка турниры уздыра.

Ярышлар 10–18 яшьлек социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында, яшь төркемнәрен исәпкә алмыйча, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлардан, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортлардан социаль хезмәт алучылар арасында уздырыла.

Шахмат-шашка турнирында социаль хезмәт алучылар катнашу өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенә заявкалар җибәрергә тиеш. Гаризалар 10 апрельдән 3 майга кадәр rrc.org@bk.ru электрон почта адресына кабул ителә («Республика шахмат-шашка турниры» тамгасы белән).

Турнирны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне координатордан, rrc.org@bk.ru электрон адресына хат җибәрү юлы белән алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International