Азнакай интернат-йортында тантаналы рәвештә Гаилә елын ачтылар

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россиядә Гаилә елын ачу тантанасы булды. Традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу максатыннан, Әлмәт шәһәренең хатын-кызлар клубы һәм «Ангел» социаль-психологик үзәге волонтерлары «Гаилә – бөек могҗиза» исемле хәйрия концерты үткәрделәр.

Интернат-йорт директоры Венера Баландина биредә яшәүче гаилә парларын Гаилә елы белән котлады, аларга игелекле, истә калырлык ел һәм гаилә иминлеге теләде.

Волонтерлар социаль хезмәтләр алучылар өчен матур биюләр, җырлар, гаилә кыйммәтләре турында шигырьләр әзерләгән иде. Шулай ук бәйрәм өстәле әзерләделәр һәм гаилә парларына бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International