Гаилә хөрмәт булганда кыйммәтле

2024 елның 22 марты, җомга

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Наталья яши. Анда Даун синдромы. Кызны балачактан әбисе тәрбияли, ә аннары аңа интернат-йортка күченергә туры килә. Интернатта 11 ел эчендә ул күп нәрсәгә өйрәнгән: көнкүреш техникасын, гаджетларны кулланырга, ашарга пешерергә. Наталья игелек, намуслылык һәм өлкәннәргә карата хөрмәт кебек сыйфатларын да югалтмаган.

Өч ел элек Наталья хатын-кыз бәхетен тапкан – пар канатын очратып, туй үткәргәннәр. Наташа бәхетсезлек очрагыннан соң сукыр калган Наил өчен таяныч һәм терәк. Сукыр булуына карамастан, ир дә хатынына гел ярдәм итә.

Наталья ире өчен пешерергә бик ярата. Нәкъ менә шуңа күрә хезмәт буенча инструктор Ирина Баранова алар өчен пицца пешерү буенча кулинар мастер-класс оештыра. Белгеч Итальян ризыгы тарихы турында сөйләде, үзенең серләре белән уртаклашты. Наталья камыр басты, эчлек эзерләде һәм пицца ясады. Наил иптәшенә һәрьяклап ярдәм итте. Пицца бик тәмле килеп чыкты.

Мондый гаилә хикәяләре мәхәббәт һәм үзара хөрмәт кешене, нинди генә авырлыклар булмасын, бәхетле итә алуына дәлил булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International