Минзәлә интернат-йортына иҗади кунаклар килде

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

19 мартта Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына концерт программасы белән Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сарае артистлары килде.

Чара учреждениенең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева чыгышы белән башланды. Ул барлык катнашучыларны Рамазан ае һәм Бөек пост башлануы белән котлады.

Артистлар социаль хезмәт алучыларны матур концерт номерлары белән сөендерделәр. Бәйрәм чарасы тамашачыларга бары тик уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International