«Яңарыш» үзәгендә мари милли традицияләре белән танышалар

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында мари милли традицияләре белән танышу буенча чаралар циклы узды.

Балалар мариларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштылар. Сүзле халык иҗатына аерым игътибар бирелде. Балалар шаяртуларны, халык җырларын рәхәтләнеп тыңладылар, мөһим бәйрәмнәр һәм ритуалларның үзенчәлекләрен белделәр, традицион милли костюмнарны карадылар, халык киемнәренең декоратив элементларындагы орнаментларның төсләр гаммасына игътибар иттеләр.

Мондый чараның тагын бер мөһим өлеше – традицион халык аш-суы белән танышу. Дәрестә балалар мари кухнясының төп ризыклары, әзерләү технологиясе белән таныштылар һәм ахырда үзләрен аш-су осталары ролендә сынап карадылар һәм берничә традицион ризык әзерләделәр.

Мондый чаралар балаларны төрле халыкларның мәдәниятен өйрәнергә этәрә, бу башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәтле һәм толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International