Биектау районында көндезге тору төркемендә катнашучыларны мамык-марля бәйләвечләре тегәргә өйрәттеләр

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә социаль-көнкүреш адаптациясе дәресләренә зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мамык-марля бәйләвечләре тегү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Көндезге тору төркеме әгъзаларына шәхси саклану чаралары ярдәмендә сәламәтлекне саклау турында сөйләделәр. Дәресләрдә социаль хезмәтләр алучылар тегү өчен материаллар һәм кораллар белән таныштылар, энә һәм кайчы белән, тегү машинасында эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатладылар.

Мондый дәресләр төркем әгъзаларын тырышлыкка, пөһтәлеккә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International