ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2017 ел
сишәмбе

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл форматында чираттагы киңәшмә узды. Чарага «Зеленодольский завод им.А.М. Горького» АҖ, ПФМК" ҖЧҖ, "Зеленодольский фанерный завод" ҖАҖ, "Яшел Үзән икмәк комбинаты" ҖЧҖ, ШЭ Чураков, ШЭ Опарин, ШЭ Вафина һәм ШЭ Бахронов чакырылган иде.

 

2017 елның 8 июнендә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда буш эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк. Чара сәгать 10:00да башлана.

 

 

 

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен  социаль хезмәткәр Хайбулова Р.Г.  һәм психолог Хаҗарова М.М.  “Өлкәннәр юл иминлеге мәктәбе” дигән чара үткәрде.

 

 

 

"Бергә булдырабыз" Республика проекты кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютына "Балачак мизгелләре" бәйрәм программасы белән волонтерлар килде.

 

 

 

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре төркемле дәрес үткәрде.

 

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең хезмәткәрләре МЧС җитәкчесе белән бергә, 70 яшьтән узган ялгыз яшәүче өлкәннәрдә янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә уздырды.

 

 

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан-24" телеканалының "Төп яңалыклар" тапшыруының кунагы булачак.

 

Бүген "Прогресс" ДПО бинасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

 

Кичә, 29 майда Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче квест-уен оештырды.

 

24 һәм 25 май көннәрендә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре район башлыгы ярдәмчесе Алеся Лежнина белән бергә "Перспектива" инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасының семинарда катнашты.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International