Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре төркемле дәрес үткәрде.
Очрашуда катнашучылар фундаменталь кеше ихтыяҗлары турында лекция тыңлады. Шулай ук ата-аналар белән берничә психологик күнегүләр уздырылды.
Ахырда ата-аналарга "Гаилә тәрбиясе стратегиясе" дип исемләнгән тест язарга тәкъдим ителде.