Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,61 % тәшкил итте

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

2020 елның 1 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 368 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 62 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 38 860 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 531 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 667 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 617 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 23 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International