3 декабрьдә "Уңайлы мохит" тоталь тест узачак

2019 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның 3 декабрендә 10.00 сәгатьтә "Сәламәтлек саклау профессионалларын укыту үзәге" КБАО тарафыннан Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Уңайлы мохит" тоталь тест Бөтенроссия иҗтимагый акциясенең үткәрелүе турында хәбәр итә.

Тесның көндезге форматы "Точка кипения" киңлекләрендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Казан, Нальчик, Екатеринбург, Владивосток һәм Ростов-на-Донуда узачак.

Тестның төп тематик блоклары: мораль-этик аспектлар һәм инвалид кешеләр белән аралашу үзенчәлекләре, норматив база һәм уңайлы мохитны оештыруда комплекслы якын килү һ.б.

Тестка әзерләнү өчен мәгълүмат һәм вебинарлар проектның сайтында http://академия-дс.рф/total-test/. сылтама буенча урнаштырылган.

Шулай ук проект сайтында дистанцион катнашу да булачак. Тестта теркәлгән барлык катнашучылар да "Уңайлы мохит" тоталь тестын узу турында электрон сертификатлар алачак.

Россия территориясе буенча тоталь тестка 5000гә якын кеше әзерләнде, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча – төрле өлкәләрдән 507 кеше (социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт, туризм, сәүдә, элемтә һ.б., шул исәптән министрлыклар, ведомство карамагындагы оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре), шулардан 114 кеше кара-каршы форматта катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International