Казанда инклюзив спорт көне узды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре инвалид кешеләр өчен физик культураны үстерү буенча «ГТО чикләрсез – инклюзив спорт хәрәкәте» Бөтенроссия проектын хуплады.

19 октябрьдә Казанда «ГТО чикләрсез» спорт фестивале узды һәм 140лап катнашучыны җыйды, алар арасында, шул исәптән, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында хезмәт алучылар да бар.

Фестиваль - уникаль спорт чарасы, анда төрле инвалидлык формалары булган кешеләр "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына керүче сынауларда үз көчләрен сынап карый. Мондый чаралар шулай ук Россиянең җиде төбәгендә узды, аларда 1,5 меңнән артык кеше катнашты.

Фото чыганагы: Казанның рәсми порталы KZN.RU

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International