8 бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү буенча мәсьәлә Координацион советның чираттагы темасы

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, суд приставлары хезмәте, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук һөнәр берлекләре һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Казан һәм Яр Чаллы шәһәре, Биектау, Яңа Чишмә, Кайбыч муниципаль районнары территориясендәге авыл хуҗалыгы, төзелеш, фәнни тикшеренүләр һәм табигый, техник фәннәр өлкәсендәге эшләнмәләр өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баручы 8 бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият кертемнәрен һәм салым түләү буенча бурычларны каплау мәсьәләләре каралды.

Әлеге предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре бар иде.

Барлык предприятиеләр дә, бурычларын билгеләнгән вакытка кадәр түләп бетерү шарты белән Координация советының контролендә калдырылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International