Буа районында чираттагы ведомствоара рейд оештырылды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

14 июль көнне Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән берлектә чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырды.

Даими рейдлар балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүгә, исәптә торучы гаиләләрдә ата-аналар бурычларын үтәүгә юнәлтелгән.

Чираттагы рейд барышында сигез гаилә барланды. Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм балалар тәрбияләүгә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан ата-аналарны Россиядә төп илкүләм проектларның берсе - "Демография" белән таныштырдылар. Ике гаиләгә авыр тормыш ситуацияләреннән чыгу өчен дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү буенча консультация бирелде. Бер гаиләгә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре аша балалар пособиеләрен рәсмиләштерү буенча ярдәм күрсәтелде.

Рейд вакытында белгечләр профилактик юнәлешле әңгәмәләр үткәрде: торакның санитар торышы, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү кирәклеге турында. Яшь ата-аналарга гаиләләргә бала туганда финанс ярдәме күрсәтү чаралары турында буклетлар тараттылар.

Моннан тыш, ПДН инспекторы балаларның гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык турында хокукый консультация үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International