Агымдагы елның 21 нче июнендә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "АПОПАТ" акционерлык җәмгыятенең пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә керә торган хезмәткәрләре белән очрашуда катнашты.
Әлеге чара тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше узды. Очрашу барышында пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук мондый гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат җиткерелде.