Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Россия көне билгеләп үтелә

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген, Россия Көне уңаеннан Лаеш районы "Алтын көз" халыкка социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре  күңелле стартлар  оешттырды. Чара 1 нче гимназиянең мәктәп яны лагеренда узды.

Ике командага бүленеп, балалар  ярышты, төрле уеннарга катнашты.Шулай ук балалар бочче уены буенча ярышларда үзләренең җитезлекләрен һәм төгәллекләрен күрсәтә алды. Соңыннан һәр катнашучыга дипломнар тапшырылды.

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да бәйрәм чарасы узды. Саф һавада социаль эш буенча белгеч Л. Фәттахова "Ватаным минем" дигән тарихи сәгать һәм викторинаны үткәрде. Шулай ук социаль хезмәт алучылар арт-терапия белән шөгыльләнде, төрле тематик рәсемнәр ясады. 

Ә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч" дигән квест узды. Чараның максаты ватан тарихына карата кызыксыну уяту, дәүләт символларына карата хөрмәт хисләре үсешенә ярдәм итү.

Социаль хезмәт алучы алты команда станцияләр буенча хәрәкәт итте һәм башка катнашучыларны җәлеп итеп, эзләнү эшчәнлеге бурычларын хәл итте. Уен рус халык җырлары өчен матрешкалар тарату белән тәмамланды.

Әлеге чарада барлыгы 25 социаль хезмәт алучы катнашты.

Россия көненә багышланган шундый ук чаралар бу көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдә дә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International