Әлмәт шәһәрендә вакансияләр ярминкәсе

2019 елның 17 мае, җомга

Бүген Әлмәтнең шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Ярминкәдә шәһәр һәм районның 16 предприятиесенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты. Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: хисапчы, кассир, полицейский, 1С программисты, шәфкать туташы, бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер, машина йөртүче, авария-торгызу эшләре слесаре, контролер һ.б.

Әлеге чарага 55 кеше килде. 10 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдерде, 2 кеше психолог-профконсультантта һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест узды. Эшкә урнашуга 8 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International