Ата–аналар өчен мастер-класс

2019 елның 15 феврале, җомга

13 февраль көнне Арча "Мәрхәмәтлек" үзәге социаль педагогы тукымалардан курчаклар ясау буенча мастер Саләхова Гөлназ белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен "Үз кулларың белән курчак" дигән мастер-класс үткәрде. 

 Чакырылган кунакларны башта мондый уенчыкларны әзерләү буенча кагыйдәләр  белән таныштырдылар.

Әниләр яхшы фантазия һәм бераз креатив идеяләр кулланып  балаларына матур курчаклар ясадылар.

Психолог Миләүшә Шәесламова “САН сораштыру” дигән төркемле психодиагностика үткәрде. Бәяләүнең асылы сынау узучыларның тикшерү вакытында эмоциональ халәтен ачыклау максатыннан төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International