Зәйнең "Шатлык" үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Зәйнең "Шатлык " социаль тернәкләндерү бүлеге эшчәнлеге районда гына түгел, аннан читтә дә танылып килә. Әлеге бүлек эшчәнлеге пенсионерлар һәм инвалидларга социаль-тернәкләндерү процедурасы уздырудан гыйбарәт.

Бүгенге көндә биредә стационарда  һәм ярым стационарда ял итеп, сихәтләндерү процедуралары уза. 

Соңгылары -  Өченче буын университетыннан “Пульс” клубы әгъзалары. Стационарда ял итчеләр арасында Чистай, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән килеп ял итүчеләр дә шактый.
Бүген район  башлыгы Разиф Кәримов инвалидлар декадасы кысаларында биредә булып, бүлек эшчәнлеге белән кызыксынды, ял итүчеләр белән аралашты, аларга күңелле яллар теләде. Очрашуның иң күңелле һәм истә калырдай мизгеле булып район башлыгының бүлек җитәкчелегенә 20 мең сумлык сертификат тапшыруы булды. Разиф Галиевич коллективка эшчәнлекләрендә уңышлар теләп,  алга таба да шулай халык күңеле булырлык хезмәттәшлеккә чакырды.

Бу чарага башкарма комитеты җитәкчесе милли мәсьәләләр буенча урынбасары А.Чапков, халыкларны социаль яклау идарәсе башлыгы Э.Хузина, "Шатлык"тернәкләндерү идарәсе башлыгы Л.Симонова  килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International