Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак, җәяүле” дигән танып-белү эшчәнлегенә карата шөгыль булып узды.
Шөгыльнең максаты юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту иде. Дәрес башында балалар юл йөрү кагыйдәләре турында презентация карады. “Куркынычсызлык әлифбасы” темасына иллюстрацияләр күрсәтелде. Балалар белән “Светофорга дөрес чык” дигән уен уйналды. Уенда әти-әниләр дә актив катнашты.
Шөгыль ахырында юл йөрү кагыйдәләрен белү, безнең куркынычсызлык өчен кирәк дигән нәтиҗә ясалды.