Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 4 173 вакантлы хезмәт урыннары тәкъдим итте

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

2018 нче елның 11 декабренә республикада 10 059 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 213 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,49 % тәшкил итә.

Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 173 вакантлы хезмәт урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 646 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 611 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 67 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International