"Умырзая" үзәгендә РФ Конституциясе көненә багышланган чара узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә РФ Конституциясе көненә багышланган чара узды.

Дәрес барышында балалар дәүләт символлары – герб, флаг, гимн һәм аларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

Чараның максаты  балаларда Россия Федерациясе Конституциясенең һәм дәүләт символларының әһәмиятен аңлау формалаштыру; патриотизм хисе тәрбияләү; укучыларның күзаллауларын киңәйтү һәм гомуми культурасын арттыру.

Шундый ук чара Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә дә оештырылды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече "Сәламәтлек" клубына йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында өлкән яшьтәге гражданнар Россия Федерациясе Конституциясе үсеше этапларын, Россия дәүләт символларының барлыкка килү тарихын тикшерде. Шулай ук алар кешенең һәм гражданның нинди хокуклары һәм ирекләре Конституциягә гарантияләнүен, нинди вазыйфалар булуын белделәр.

Соңыннан "Әкият геройларының хокуклары" уен-викторина үткәрелде, анда социаль хезмәт алучылар персонажларның нинди хокукларын кысрыклануларын аңларга тиеш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International