Түбән Кама приютында тәрбияләнүчеләр Россиянең хәрби тарихын өйрәнә

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан Түбән Каманың "Балкыш " балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Россия тарихы битләреннән видеоэкскурсия үткәрелде.

Чараның темасы – "Россиянең хәрби дан көне. П. С. Нахимов командованиесе карамагында рус эскадрасының җиңүе". Балаларга чал тарих сәхифәләрен аңлаттылар, кызыклы фактлар бәян иттеләр. Император Петр I кушуы буенча төзелгән хәрби-диңгез флоты Россиянең диңгез чикләре сагында торганлыгын аңлаттылар. Россиягә тарихның төрле чорында  иң көчле диңгез державаларына каршы күп сугышларда катнашырга туры килә. Россия флоты елъязмасына рус моряклары күп кенә герой битләрне язды. Шуларның берсе - 1853 елның 1 декабрендә Төркия эскадрасы белән Синопск сугышында вице-адмирал П.Нахимов җитәкчелегендәге рус флоты җиңүе. Бу хакта һәм әлеге көрәшнең ничек баруы, хәтта иң кечкенә тәрбияләнүчеләргә дә кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International