Казанның Совет районында вакансияләр ярминкәсе оештырыла

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

6 декабрьдә 9.00-12.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары, шул исәптән инвалидлар өчен дә мини-ярминкәсе узачак.

Анда "КазХимНИИ" АҖ, "УспехУпак" ҖЧҖ, "Росгосстрах" СКның Татарстандагы филиалы "Советское" агентлыгы (Казан шәһәре), "Таттелеком" ГАҖ үз вакансияләрен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәдә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: иминият агенты, тәҗрибә производствосы җайланмасының аппаратчысы, дизайнер, тәэмин итү буенча инженер,  менеджер, элемтә үзәге операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, кичектерелгән бурычлар белән эшләү операторы, кәгазь эшләнмәләр җыючы, механик җыю эшләре слесаре, тегүче һ.б.

Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.

Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13а йорт адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International