"Шәфкатьлек"тә кызыклы дәресләр уза

2018 елның 30 ноябре, җомга

29 нчы ноябрь көнне "Шәфкатьлек" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә II коррекция төркеме балалары өчен "Караңгыда да күренсен..." дигән темага дәрес уздырды.

Чараның максаты-балаларның игътибарын тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны чагылдыручы аксессуарлар кулланып хәрәкәт итү куркынычсызлыгына җәлеп итү иде. Дәрестә балалар фликерлар, аларның төрләре һәм әлеге яктылык кайтаргыч элементлар урнашырга тиешлеге белән танышты. Балалар сорауларга актив җавап бирде, ситуацияләрне чиште, тәрбияче белән берлектә тест биремен үтәделәр.

Дәрес ахырында балалар кечкенә бүләк – яктылыкны чагылдыручы значоклар алды, бүләк аларга юлда сизелерлек булырга һәм үзләрен бәла-казалардан сакларга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International