"Бакчачылык" хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше уңаеннан 29 ноябрь көнне Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен "Әниемә чәчәк бәйләме" дәресе узды.
Чәчәк бәйләмен булдыру өчен белгечләр тере чәчәкләр тәкъдим итте: ылыслы агачлар ботаклары һәм хризантемалар. Башта чәчәк композициясен утырту өчен җайланма әзерләнде. Аннары һәр катнашучы үз фантазиясенә һәм хыялларына таянып чәчәк бәйләме ясады. Композицияне төзү барышында декор элементлары кулланылды:күркә, үлән имитациясе һәм башкалар.