Бөгелмәдә "БЭНЗ" ААҖ хезмәткәрләрен укыту тәмамланды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

29 ноябрендә “Бөгелмә электр насослары” ачык акционерлык җәмгыяте хезмәтчәннәрен алдан укыту программасы буенча “Формовщик машинной формовки” һөнәренә укыту төгәлләнде. Барлык гражданнар да, ә алар 15 кеше, программаны уңышлы үзләштерделәр һәм һөнәри хәзерлек үткәннәре турында диплом алды.

Әлеге программаны гамәлгә ашыру хезмәтчәннәрнең хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен күтәрү һәм эш урыннарын саклауга стимул бирү һәм яңа эш урыннары булдыру кебек бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

Дәресләр “ТАТНЕФТЬ кадрлар әзерләү үзәге” фәнни-укыту үзәге базасында үткәрелде. Тыңлаучыларның әйтүенә караганда, әлеге курслар теоретик әзерлек ягыннан да, гамәли мөнәсәбәттә дә бик нәтиҗәле булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International