27 нче ноябрьдә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шәфкать туташы Н.Кириллова тарафыннан “Бәрелеп имгәнүләр” темасына лекция уздырылды.
Бәрелүгә китерүче сәбәпләр, беренче ярдәм күрсәтү турында социаль хезмәт алучыларга кабат искә төшерделәр. Интернатта яшәүчеләр әлеге тема буенча актив фикер алышты, беренче ярдәм күрсәткәндә, халык медицинасы буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты, үз тормышларыннан мисаллар китерде. Әлеге проблема белән һәркемнең очрашканы бар һәм бер генә тапкыр да түгел.