48 белгеч һөнәри компетенцияләрен камилләштерде

2018 елның 23 ноябре, җомга

Агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында Республика ресурс үзәге "БАРС Груп" АҖ белән берлектә "Татарстан Республикасы халкының социаль регистры " дәүләт мәгълүмат системасы" программа продукты белән эшләү" программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырды.

Укыту максаты - "Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасында халыкка социаль ярдәм чараларын билгеләү һәм бирү белән шөгыльләнүче Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү.

Программада "Балага айлык пособие" хезмәт күрсәтү буенча социаль ярдәм чараларын билгеләү алгоритмнары һ.б. мәсьәләләр каралды.

Үзләренең һөнәри күнекмәләрен 48 хезмәткәр камилләштерде. Уку тәмамлангач, программа тыңлаучыларына билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International