Бүген Минзәләнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Юмарт сишәмбе" чарасы узды. Тәрбияче Р.Мирзанурова социаль хезмәт алучылар өчен "Яхшылык юллары" дип исемләнгән масштаблы открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырды.
Чараның максаты бармакларның вак моторикасын торгызу, иҗади күзаллауны үстерү. Интернат-йорт карамагындагылар бик теләп эксклюзив открыткалар ясады һәм алар белән алмашты. Алар үзләренең мәхәббәтләрен һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата игелекләрен белдерделәр.