Бүләк иясен тапты

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Карары нигезендә Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәре Фруза Абзалованы “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде. 

Фруза Абзалова Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына Бөгелмә шәһәренең хисапчылар әзерләү уку йортын тәмамлап 1980 елны эшкә килә. 38 ел эшләү дәверендә Фруза Нәфис кызы үзен бары тик уңай яктан, намуслы, вөҗданлы, гүзәл, нәзәкатьле кеше буларак танытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International