15 нче ноябрь - Халыкара тəмəкедəн баш тарту көне. Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт күрсəтү белгеч С.Савинова тарафыннан социаль хезмəт алучыларга "Халыкара тəмəкедəн баш тарту" темасына чара үткəрелде.
Тəмəке тарту - бүгенге көндə үлемгə китерүче иң төп сəбəплəрнең берсе. Əлбəттə, тəмəке тарту стажы үз яшеңнəн дə зуррак булганда, əлеге гадəттəн арыну бик авыр. Өлкəн яшьтəге тəмəке тартучыларга начар гадəттəн баш тартыр өчен, тəмле кəнфитлəр тəкъдим ителде.