Спас интернат-йортында яшәүчеләр А.Алишның 110 еллыгына багышланган чараларда катнашты

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бу көннəрдə күренекле язучы,  Абдулла Алишның тууына 110 ел булды.

Əлеге дата уңаеннан 2018 елның 22 нче октябрендə Спас районына Татарстан язучылар союзы рəисе һəм аның əгъзалары, министрлык вəкиллəре, əдəби премия лауреатлары һəм язучының туганнары килде.

Очрашуларда Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмəт алучылары да катнашты. Район мəдəният йортында Абдулла Алиш исемендəге премияне тапшыру һəм аның 110 еллыгына багышланган бəйрəм концерты узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International