Зәйдә “Шәхси каравылчы” һөнәре буенча курслар ачылды

2018 елның 12 октябре, җомга

2018 елның 11 октябрендә автоном коммерцияле булмаган, өстәмә профессиональ белем бирү “Төбәкара уку үзәге” базасында “Шәхси каравылчы” һөнәре буенча курслар ачылды.

Укуга эшсез саналучы 16 кеше кереште. Уку дәверендә тыңлаучылар шәхси каравылчы эшчәнлеген регламентлаштыручы законнар һәм башка норматив актлар, тәртип бозучыларны тоту кагыйдәләрен, физик көч һәм махсус чаралар куллануны, беренче (табибка кадәр) медицина ярдәме күрсәтүне өйрәнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International