Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм концерты узды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды.

Интернат–йортта яшәүчеләрне котларга Татарстан республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.Шәйхетдинов һәм Югары Ослан муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары С.Осянин килгән иде.

"Иннополис лицее" укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы яшәүчеләр өчен бәйрәм бүләге булды. Чыгыш ясаучылар тамашачыларны классик музыка, эстрада һәм халык җырлары башкарулары белән сөендерде, биюләрне башкару осталыгы белән шаккаттырды. Артистларның кәефләре дә күтәренке иде. Артистларга интернат-йортта яшәүчеләр рәхмәт сүзләре  җиткерде киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International