Зәйдә түгәрәк өстәл утырышы узды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

5 октябрь көнне “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан дәүләт, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, өлкән буын вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.

Әлеге очрашуда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигмәтҗанова  катнашты.

Утырыш барышында  өлкән буын вәкилләре үзләрен борчыган сорауларын җиткерде, берюлы берничә белгечтән квалификацияле консультацияләр алдылар.

Түгәрәк өстәл утырышы барышында төрле мәсьәләләр кузгатылды: алар арасында - социаль хезмәтләр күрсәтү, пенсионерлар һәм  реабилитация алучы инвалидларга каралган ташламалар, социаль пакет, техник тернәкләндерү җиһазларын, шифаханә-курорт дәвасы алу мөмкинлеге, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International