Минзәлә интернат-йортында кунаклар булып китте

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Минзәләнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында район авылларыннан волонтерлар кунак булды.

Ансамбль төркемендә авыл клубларының директорлары һәм сәнгать җитәкчеләре бар. Интернат-йортта яшәүчеләр өчен артистлар баянга кушылып җырлар башкарды, театральләштерелгән тамашалар күрсәтте. Шулай ук, өлкән яшьтәге гражданнар белән бергә биеделәр дә.

Концерт номерлары ятып авыручыларга да тәкъдим ителде. Авыл халкы исеменнән социаль хезмәт алучыларга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International