Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә шартлы янгын чыганагын сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча күнекмәләр узды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Хезмәткәрләрне төрле көтелмәгән  вакыйганы билгеләргә өйрәтү, шулай ук янгын һәм гадәттән тыш хәлләр булган очракта кешеләрнең  эвакуацияләүгә әзерлекләрен тикшерү, янгын куркынычын һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан Әлмәт мәшгульлек үзәгендә "Янгын яисә гадәттән тыш хәл вакытында кешеләрне эвакуацияләү" темасына күнекмә үткәрелде.

Янгын чыганагы килеп чыгу бинаның  цоколь (техник) катындагы коридорда аныкланды. Шартлы янгынны сүндерү һәм персоналның кешеләрне эвакуацияләү буенча барлык гамәлләр дә алдан тулысынча эшләнелгән. Шулай итеп, ирекле янгын сүндерү дружинасы сигнализация кабызылганнан соң шартлы янгын учагын сүндерүгә кереште. Хезмәткәрләр һәм анда булган  башка кешеләр 3 катлы административ бинадан ике эвакуация юлы аша 2 минут 4 секунд эчендә эвакуацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International