2018 елның 4 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлеше һәм яшь буенча дискриминация булдырмау соравы буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шәһәр һәм районның 9 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучыларга пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлеше һәм исәп-хисап тапшырылу вакыты хакындагы мәгълүмат ирештерелде.
Шулай ук киңәшмәдә барлык эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләүне мәҗбүри үткәрү соравы буенча фикер алыштылар.
Барлык катнашучыларга да белешмәлек бирелде.