Кукмарада Татарстанның тарихи урыннары белән таныштыралар

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Татарстан республикасында күптөрле тарихи шәһәрләр бар. Аларда тарих һәм мәдәни мирасыбыз булып саналган архитектура һәйкәлләре, комплекслар сакланган. Әлеге мәдәни байлык  һәрвакыт туристларның, сәяхәт кылучыларның күз уңында.

Кукмара инвалидларның җирле оешмасы  "Широка страна моя родная"  проектын тормышка ашыру уңаеннан Зөя һәм Раифага, Алабуганың Спас ярминкәсенә экскурсия оештырды.  Әлеге чараларның оештыручысы оешманың рәисе Равил Нигъмәтҗанов. Эскурсияләр файдалы ял, үзара аралашу уңаеннан оештырыла. "Широка страна моя родная" проекты Татарстан республикасы бюджетыннан бүленгән субсидия конкурсы ярдәме белән тормышка ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International