Июнь аенда Казанның Мәскәү районы мәшгульлек үзәге "Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте"ндә булдылар. Биредә үзәкнең һөнәри юнәлеш бирү буенча бүлек мөдире һәм хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга эшкә урнашуга ярдәм күрсәтү, Казан шәһәрендә булган вакансияләрне тәкъдим итү һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте турында мәгълүматне җиткерделәр.
Әлеге чарада гражданнарга ярдәмгә белешмә - мәгълүмати материаллар рәвешендә буклетлар һәм брошюрлар таратылды.