Зәйнең балалар лагерында төркемле трениг узды

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

2018нче елның 20 июне көнне гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлегенең психологлары Зәй шәһәре «Жемчужный» санаторие җирлегендә урнашкан «Йолдызлы десант» лагерена сәяхәт тоттылар.

Психологлар балалар һәм яшүсмерләр өчен «Безнең бердәм команда» исемендәге тренинг әзерләнгәннәр иде. Тренингның максаты итеп төркемнәрне берләштерү, үзара дусларча аралашу, үз хисләрең белән идарә итәргә һәм үзеңнең уңай якларыңны күрергә өйрәтү. Ә бурычлар: төркемдә җылы мохит тудыру, үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту, төркемдә эшли белү, үзеңне төрле яктан үстерү иде.

Тренинг барышында балалар һәм яшүсмерләр белән бик күңелле, кызыклы уеннар һәм күнегүләр үткәрелде. Алар ачыктан-ачык үз фикерләре һәм тойгылары белән бүлеште. Балалар күнегүләр үткәргәндә бик актив катнаштылар. Яшүсмерләрнең осталыкларын һәм һәнерләрен үстерү өстендә бик куп күнекмәләр эшләнде.

Шунысын әйтергә кирәк, чара барышында, балалар һәм яшүсмерләр арасында игелекле һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр туды. Балалар, теләгең һәм омтылышың булса, максатыңа ирешергә мөмкин икәнен аңладылар. Бердәм булсаң гына бөтен авырлыкларны җиңеп булганына төшенделәр. Уеннардан һәм күнегүләрдән берәү дә читтә калмады. Күтәренке кәеф һәм онытылмаслык хис бүләк иткәне өчен балалар психологларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International