Балтач районында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Нөнәгәр авылында яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Динә Гарипова  20 июнь көнне 90 яшь тулды.

Динә Гарипова Нөгәр авылында ире белән улы гаиләсендә гомер итә. Олы бәйрәмне юбиляр якын туганнары арасында каршы алды.

Юбилярны котларга Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хәйруллин килде. Алар Динә ханымга изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International