Кукмарада булачак аналар белән очраштылар

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Кукмараның   халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шайдуллина  һәм Гөлия Мифтахова  ведомстволар арасында оештырыла торган  “Таң” исемле программасы буенча районның шифаханасендэ йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

Очрашуның төп темасы: “Ничек үз-үзеңә бәя арттыру...”. Очрашу барышында максатчан төркем белән, үз-үзеңә уңай бәя бирә белү турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде. Бары тик шундый уңай көй белән генә гаилә тормышында бүгенге көнгә һәм киләчәктә  зур ышаныч була ала, ди белгечләр.

Утырышта уздырган чараның максаты: хәбәрдәр "адреслы" системаны булдыру. Яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган  педагогик, юридик, проблемалары, мәсьәләләре күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты, гаилә  планлаштыру буенча  төп белем алу булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International