Бөгелмәдә "Әни - эшкуар" проекты тормышка ашырыла

2018 елның 19 июне, сишәмбе

19 июньдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә эшләмәүче хатын-кызлар белән очрашу узды. Очрашу вакытында республиканың эшкуар хатын-кызлар хәрәкәтен җәелдерү мәсьәләсе күтәрелде.

“Әни- эшкуар” федераль белем бирү проекты, бәби ялында утыручы, балигъ булмаган бала тәрбияләүче, шулай ук мәшгульлек үзәгендә торучы аналар өчен махсус эшләнелгән.  

Бушлай уку, биш көнлек тренинг формасында уза. Соңгы этапта проектлар конкурсы җиңүчесен 100 мең сум күләмендә акча көтә. Бу суммага үз эшеңне ачарга мөмкин.

Чарада җәмгысе 25 кеше катнашты. Мондый чаралар Бөгелмәдә алдагы көннәрдә дә оештырылачак, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International