19 июндә Бөгелмәнең «Возрождение» физик мөмкинлекләре чикле бала һәм яшүсмерләрнең тернәкләндерү үзәгендә Әти көне оештырылды.
Чараның максаты - сәламәт ата-ана статусын күтәрү, әтиләргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Спорт конкурслары белән үрелеп барган бәйрәмдә күтәренке рух хөкем сөрде. Үзара аралашу һәркемнең кәефен күтәрде. Балалар гаилә турында әйтем, мәкалләрне атап уздылар.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, мондый чаралар гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур ярдәм итә.