"Маяк" үзәгендә экстремизм һәм терроризм юнәлешендәге җинаятьләр турында бәян ителде

2018 елның 19 июне, сишәмбе

18 июньдә Бөгелмәнең “Маяк” социаль адаптация үзәгендә административ хокук бозулар, экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаять кылган өчен җаваплылык буенча сөйләшү узды.

Чарада юрист Эльвира Винникова чыгыш ясады. Очрашу барышында экстремистик характердагы җинаятьләрнең аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында бәян ителде. Милләт ара, динара бәйләнешләр һәрвакыт уңай һәм дөрес юнәлештә булырга тиеш, ди очрашуны оештыручылар.

Экстремистик характердагы җинаять кылган өчен РФ җинаять кодексында җаваплылык тоту турында әйтелә.

Хәзерге вакытта вандализм күренеше дә үзен сиздерә. Биналарга, җәмәгать транспортларына зыян салу күренешләре арта. Бу күренешләр яшь буында әдәп-әхлак сыйфатларын тәрбияләүгә зур игътибар бирүне таләп итә. Чара барышында тормыштан алынган мисаллар китерелде, күп санлы фикерләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International