Яр Чаллы шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәге балаларына кызыклы сәяхәт оештырылды. Үзәктә тәрбияләнүче 11 инвалид баланы тәрбияче А. Борисова 13нче июньдә “Родина – мать” һәйкәленә экскурсия алып барды.
Балаларны һәйкәлне төзү тарихы белән таныштырдылар. Реабилитантлар минутлык тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алды.Чараның максаты балаларда ватанпәвәрлек хисләре тәрбияләү һәм ил тарихын кечкенәдән белдертү.